Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ландыш Шиһабиева – мактаулы исем иясе

“Ашыгыч ярдәм“ күрсәтү фельдшеры Ландыш Шиһабиевага “Татарстан Республикасының Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре“ исеме бирелде.

(19 октябрь, “Апастово-информ“).


Дәрәҗәле исемне чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Равил Хисаметдинов тантаналы шартларда тапшырды.

Үзенең тирән белеме, тумыштан бирелгән сәләте, тәвәккәллеге, нинди генә хәлләр килеп чыкса да югалып калмавы белән аерылып тора ул. Күп кенә райондашлар аның ярдәмен тойган, кулларының шифасын, йөрәгенең җылысын татыган.

Ландыш район үзәк хастаханәсендә 1994 елдан бирле хезмәт итә. Шул еллар эчендә шактый тәҗрибә тупларга өлгергән. Ландышның абыйсы – Фәнис Гыйззәтуллин да озак еллар хастаханәдә хезмәт итте. Шиһабиевларның кызлары Ильнара да әнисе һөнәрен дәвам итәргә теләп, медицина юнәлешеннән китте.

Илсур һәм Ландыш Шиһабиевлар 3 кыз тәрбияләп үстерделәр, үрнәк һәм тату гаилә булып яшиләр алар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев