Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ларионова: Илебезнең дәүләт сәясәтендә гаиләгә өстенлек бирү –иң дөрес карар булып тора

Россиянең төп законына кертелгән төзәтмә - гаилә хокукларын, гаилә кыйммәтләрен һәм балачакны тулы мәгънәдә яклауга мөмкинлек бирә.

(Казан, 23 март, “Татар-информ”).


Гаилә институты, гаилә кыйммәтләре һәм балачакка кагылышлы сораулар буенча Россия Конституциясендәге үзгәрешләр - аерылышуларның артуына һәм балалар тууының кимүенә каршы кәрәш буенча мөһим адым булып тора. Әнә шулай дип белдерде “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Республикабыз Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова.

“Безне Россия буенча аерылышуларның артуы, балалар тууының кимүе, халыкның гомере кыскаруы буенча гомуми проблемалар борчый. Шуңа күрә, минемчә, гаилә кыйммәтләренең  Закон белән камилләштерелүе, чыннан да бик мөһим. Дәүләт сәясәтендә гаиләгә һәм балаларга өстенлек бирү – иң дөрес карар булып тора”, - дип сөйләде ул “Татвар-информ” агентлыгына.

Ларионова шулай ук илебезнең төп законында яшьләр сәясәтен камилләштерүнең мөһимлеген дә билгеләп үтте. Ул, Татарстанда Россиядә беренчеләрдән булып яшьләр эше буенча министрлык оешуын да искә алып үтте.

“Яшьләр сәясәтен камилләштерү - илебез буенча яшьләр сәясәтенә бердәм караш формалаштыруны булдыру өчен бик мөһим адым булып тора”, - дип ассызыклады Дәүләт Советы рәисе урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев