Ленар Хантимиров Казанга профсоюз конференциясенә район делегаты итеп сайланды
Дәүләт идарә органнарында һәм районның төрле учреждение-оешмаларында барлыгы 170 хезмәткәр һәм белгеч эшли. 4 мартта алар чираттагы профсоюз хисап җыелышына җыелдылар.
(“Апас-информ“, Ришат Җамалиев)
Бу тармак профсоюзлары район комитеты рәисе, район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, ДЮСШ хезмәткәрләре профсоюы вәкиле Гүзәл Өметбаева һәм башкалар үз эшләренә хисап тоттылар. Район профсоюзы лидеры итеп кабат Ленар Хантимиров сайланды. Ул шулай ук дәүләт идарә органнары профсоюзының республика конференциясенә район делегаты булып барачак. Соңыннан бер төркем җирле профсоюз рәисләре һәм белгечләр Рәхмәт Хатлары белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев