Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ленар Шәех Апас балалар китапханәсендә кунак булды

Район үзәк балалар китапханәсендә язучы һәм шагыйрь Ленар Шәех белән очрашу үтте.

(7 апрель, "Апастово-информ").


Очрашуга Апас урта мәктәбенең 3 класс укучылары, китап укырга яратучылар, шигърият сөючеләр килде.



Укучылар Ленар Шәехның иҗаты белән алдан ук танышкан, язмаларындагы геройларны чагылдырып рәсемнәр ясаган.


"Балачак дигәч, кояш, урман һәм алмагач күз алдыма килә. Үсмер чорда җир, бакча, бәрәңге сүзләре якын иде. Яшьлегем Минзәлә, Казан, университет сүзләре белән бәйле", - ди ул.



Ленар Миңнемөһим улы Шәехов — татар шагыйре, журналист; галим. РФ Журналистлар, Татарстанның Журналистлар, Язучылар берлекләре, ТР Язучылар берлеге идарәсе, «Евразия иҗат гильдиясе», Россия Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстанның Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе , ТР мәдәният министрлыгы һәм ТР Язучылар берлегенең Абдулла Алиш, Гамил Афзал исемендәге әдәби премияләре лауреаты. Татарстанның Атказанган сәнгать эшлеклесе.

Ә үзе иң зур бүләкне Абдулла Алиш премиясе дип саный. Шигырь язу, тәрҗемә итү күңеленә якын эшләр.


"Балар өчен язуның үзенчәлекләре бар. Яәучы кеше балачакта калырга тиеш. Балалар өчен кызыклы вакыйгаларны, алар тормышындагы хәлләрне яктырту кирәк. Туган тел темасы һәрчак актуаль. Миллилекне ассызыклый, гореф-гадәтләрне чагылдырган шигырьләргә өстенлек бирәм", - ди Ленар Шәех.


Ул балаларны телефон, компьютер уеннарыннан аерылып, китап укырга, әсәрләргә тартылырга өндәде. Кәгазь китап уку бөтенләй башка дөнья булуын ассызыклады.


Балалар исә җавап итеп Ленар Шәехның шигырьләрен ятлап килгән. "Галинең песие" китабында урын алган шигырьләр яңгырады. "Кайда яшиләр?" , "Ни өчен куянның колагы озын?" әкиятләрен дә сөйләп бирделәр.


Кичәне алып баручы Гөлинә Мулләхмәтова "Күңелемә сыйган җир шары" кичәсендә матур җырларын да яңгыратты.



"Авылдан килгән мендәр" - авторның иң беренче басылган китапларының берсе. Ул 2005нче елда нәшер ителгән. Ә беренче шигыре 6 класста язылган. Ул шагыйрьнең гаиләсе турында. Шулай ук "Керпе ничек энәле булган?", "Безнең ишегалдында", "Җылытасы килә дөньяны!" һәм башка бик күп китаплары бар.


"Һәр китап чыккан саен сөенәм. Тәрҗемә басмалар да чыгып килә. Башка милләт халыклары да укый ала . Татар әдәбияты танылырга тиеш. Татар теленең Анам теле булуы зур бәхет булып тора. Татар телен саклагыз, яратыгыз, өйрәнегез, аралашыгыз", - ди Ленар Шәех.

Кичә азагында укучылар табышмакларга җаваплар тапты, сорауларына җаваплар ишетте. Авторны уратып алып автографлар да куйдырттылар.


"Сез ничә яшьтә?" - дигән сорауга кызыклы җавап бирде ул.


"Мин кайчакта сезнең яшьтәшегез дә. Кайчак аксакал да була беләм", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев