Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ленар Яшен юл һәлакәтенә очраган

Яшь җырчы Ленар Яшен укудан өенә кайтып барганда җитди юл һәлакәтенә юлыккан. Шөкер, үзе исән-сау, берничә көн хастаханәдә дәваланганнан соң өенә кайткан. Әлеге күңелсез хәл турында Ленар әле дә дулкынланып сөйли. "Мин Балтачтан Арчага йөреп укыйм. Машинада өчәү идек, мин арткы утыргычка утырдым. Арчадан кузгалып ерак та китмәдек, кинәт руль...

Яшь җырчы Ленар Яшен укудан өенә кайтып барганда җитди юл һәлакәтенә юлыккан. Шөкер, үзе исән-сау, берничә көн хастаханәдә дәваланганнан соң өенә кайткан. Әлеге күңелсез хәл турында Ленар әле дә дулкынланып сөйли.

"Мин Балтачтан Арчага йөреп укыйм. Машинада өчәү идек, мин арткы утыргычка утырдым. Арчадан кузгалып ерак та китмәдек, кинәт руль артында утыручы ир-ат сүгенә башлады һәм машина болганып, мизгел эчендә килеп тә бәрелде. Без утырган машина каршы як полосага чыккан булган. Мин шунда ук аңымны югалтканмын. Кешеләрнең акырган, ыңгырашкан тавышына, төтен исенә айнып киттем. Кичекмәстән дустыма шалтыратып булган хәлне сөйләдем. Ул арада "ашыгыч ярдәм" килеп, безне хастаханәгә алып китте", - дип сөйләгән Intertat.ru хәбәрчесенә Ленар Яшен.

Чыганак:intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев