Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ленин ордены кавалеры Вәсимә әби Хөсәенова

Дәүләки авылында гомер итүче Вәсимә әби Хөсәенова 90 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан Ил башлыгы, район башлыгы һәм авыл җирлеге исеменнән хөрмәтләнде.

(11 ноябрь, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).


Хезмәт ветераны Вәсимә әби туган көнендә чәчәк бәйләмнәренә күмелде, аңа җитәкчеләрнең Котлаулары килеп иреште, авыл җирлеге тарафыннан бүләк тапшырылды.
Вәсимә әби өлкән яшьтә булуына карамастан бик актив, күңел күтәренкелеге белән гомер итә, һәрнәрсәдән канәгатьлеген сиздерә. Авыл җирлеге башлыгы кулыннан бүләкләрне алганда да ул ризалыгын белдерде.
“Барыгызга да зур рәхмәт. Бик олыладыгыз. Мин бик канәгать“, - дип сөенә ул үзенә күрсәтелгән ихтирамнан.
Хөсәенова Вәсимә Гыйният кызы гомер буе колхозда эшләгән. Бик күп Мактау грамоталары белән бүләкләнгән, Ленин ордены кавалеры исеменә лаек булган.
“Әби әле бик әйбәт. Күзләре дә яхшы күрә. Газета-журналлар да укый ала. Телевизор карап яңалыклар белән танышырга ярата. Озак еллар китаханәбез каршында эшләп килүче “Мирас” клубына йөреп, башкаларга да үрнәк булып торды. Бүген дә Вәсимә әби активлыгын югалтмады, бер чараны да калдырмаска тырыша”, - дип мактап алды өлкәнне китапханәче Валентина Шәйдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев