Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Лениногорск фаҗигасе: бер бала исән калган, аталары авыр хәлдә

Лениногорск районының Иске Кувак авылындагы фаҗига турында язып чыккан идек инде. Бактың исә, гаиләдәге алты баланың берсе янгын вакытында әбиләрендә кунакта калган икән. Шул рәвешле, ул исән калган. Аның каравы, берьюлы биш туганын һәм әнисен югалткан... Соңгы мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта Тикшерү Комитеты әлеге фаҗига буенча тикшерү эше башлап җибәргән....

Лениногорск районының Иске Кувак авылындагы фаҗига турында язып чыккан идек инде. Бактың исә, гаиләдәге алты баланың берсе янгын вакытында әбиләрендә кунакта калган икән. Шул рәвешле, ул исән калган. Аның каравы, берьюлы биш туганын һәм әнисен югалткан...

Соңгы мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта Тикшерү Комитеты әлеге фаҗига буенча тикшерү эше башлап җибәргән. Һәлак булган балаларның барысы да 2005-2015 еллар аралыгында туган нәниләр булган.

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, Лениногорск районында килеп чыккан янгында исән калган бердәнбер кеше - гаилә башлыгы - хәзерге вакытта бик авыр хәлдә.

Аның тәненең 70-75 проценты янган, дип хәбәр ителә. Пациентның хәле бераз яхшыруга, аны Казанга Республика клиник хастаханәсенә озатачаклар.

Фаҗига 8 гыйнвардан 9 гыйнварга каршы төндә килеп чыккан. Янгын нәтиҗәсендә, биш бала һәм аларның әниләренең вафат булган. Гаилә хуҗасы исә исерек хәлдә булган дип хәбәр ителә.

Янгын сәбәбе буенча беренчел фаразлар да билгеле. Белгечләр пожар кулдан эшләнгән җылыткычлар нәтиҗәсендә килеп чыккан дип фаразлыйлар.

Чыганак:intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев