Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Леногорскийдан Камчаткага барып җиткән юбиляр

Сабантуй көнне Югары Балтай авылында гомер итүче райондашыбыз Газизова Саимә әби 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин юбилярны кайнар котлап Рәсәй Президентының Котлау хатын, чәчәк бәйләме һәм бүләген тапшырды. Саимә әби тумышы белән Лениногорский районыннан. Язмыш аны кая гына илтеп сынамый. Камчаткада, Балхашта, Үзбәкстан якларында булырга туры...

Сабантуй көнне Югары Балтай авылында гомер итүче райондашыбыз Газизова Саимә әби 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин юбилярны кайнар котлап Рәсәй Президентының Котлау хатын, чәчәк бәйләме һәм бүләген тапшырды.

Саимә әби тумышы белән Лениногорский районыннан. Язмыш аны кая гына илтеп сынамый. Камчаткада, Балхашта, Үзбәкстан якларында булырга туры килә аңа.

- Нинди генә эшләр башкармадым. Тракторист та, плотник та, грузчик, маляр да булып эшләдем. Булдыра алмыйм дип торырга булмады. Сеңелем Асияләр шушы авылга кайтып урнаштылар. Аннан үзләре янына мине дә алдылар. Бергә яшәп ятабыз. Карыйлар, көнем рәхәттә, Аллага шөкер, - ди Саимә әби. Юбилярны шулай ук авыл җирлеге башлыгы Рифкать Хәбибуллин да тәбрикләп бүләген тапшырды.

- Мине шулай зурлап котларга килгәнегез өчен зур рәхмәт. Барыгызга да балалар, оныклар игелеге күреп, бәхетле тормыш телим. Сәламәтлек белән миннән дә озаграк яшәгез, - дип озатып калды ул кунакларны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев