Лейкозлы сөтне заводлар кабул итми
-Районда шәхси секторда һәм терлекчелек фермаларында сыерларда 25 еллар элек лейкоз авыруы ачыклану район икътисадына сизелерлек зыян салды,-ди районның баш мал табибы Марат Фәтрахманов.
(Апастово-информ, Ришат Жамалиев).
– Гадиләштереп әйтсәк, лейкоз ул сыерларда кан рагы дигән сүз, зарарланган кан кисәкчәләре аша сөткә дә күчә. Дөнья күләмендә кешеләрдә яман шеш, кан авыруларын алдан ачыклау, башлангач стадиядә дәвалау ысуллары арта һәм камилләшә. Лейкозлы сөт продуктлары аша кан авыруының кеше организмына йогу мөмкинлеге өйрәнелә. Безнең районда да бу шулай һәм бер үк вакытта сыерларның лейкоз белән авыруын кисәтү комплекслы чараларын җиренә җиткереп башкарырга тырышабыз. Бик кызганыч, лейкозлы сыерны әлегә берничек тә дәвалап булмый, моның өчен препаратлар, вакциналар да әлегә уйлап табылмаган. Бу йогышлы авыруның фермалар һәм авылларда киң таралмавын кисәтүнең юлы да әлегә бер генә- мондый терлекләрне иткә жибәреп кенә районны чистарып була. Терлекчелек тармагында җитештерелгән ит-сөт һәм башка продуктларның озату документлары инде ике ел катгый рәвештә “Меркурий“ электрон системасына кертелә. Фермадан киткән сөт сыйфаты лаборатория шартларында җентекләп тикшерелгәч, аның күрсәткечләрен безнең белгеч Шәүкәт Гыйсмәтуллин электрон базага урнаштырып бара. Лейкозлы сөтне кулланучылар базарына кертмәү-төп бурычыбызга әверелде.
- Каратун сөт-май заводында реконструкция эшләре төгәлләнеп, ул шәхси сектордан һәм фермалар, КФХ лардан сөт кабул итә башлагач, бу таләпләрнең үтәлүе тагын да катгыйланачак,-ди аны җөпләп, Апас районара ветбаклаборатория җитәкчесе Светлана Бикмуллина. –Лейкозлы сөтне эшкәртүчеләр, гомумән, кабул итми башлаячак. Төрле йогышлы авыруларны кисәтү, районда моңа чик кую максатында без узган елда мәсәлән, Апас һәм Кайбыч районнарында язын һәм көзен 8 тапкыр сыерлар канын алып, тиешле тикшерүләр уздырдык. Бруцеллез һәм лейкоз, башка йогышлы авыруларны вакытында ачыклау өчен безнең лабораториядә барлыгы 32,5 мең терлек кан үрнәге-проба экспертиза үтте. Шунысын әйтеп үтәргә кирәк-соңгы 5 елда безнең район фермалары һәм авылларда сыерларда лейкоз очраклары азрак ачыклана башлады. Шәхси секторда мәсәлән, 2018 елда лейкозга барлык тикшерелгән кан үрнәкләренең 14,5 проценты лейкоз вирусы белән зарарланган һәм шикле дип табылды. Узган елда бу күрсәткеч 5 процентка кимеде...
Лейкозга шик туган очракларда без канны РИД тан соң кабат тирәнтен гематологиягә тикшерәбез. Ул уңай булса сыерның лейкозлы булуы кире кагылгысыз раслана һәм каралган чаралар комплексы башкарыла. Апас районы буенча, былтыр фермалар һәм шәхси абзарларда асралган сыерларның 28 мең кан үрнәге лейкозга тикшерелде. Шикле очраклар фермаларда 4,5 шәхси секторда 9,4 процент тәшкил итте. Күрше районнарда бу күләм күпкә артык. Димәк, Апаста моннан егерме ел элек максатчан башланган, ферма-абзарларны лейкозлы сыерлардан чистару, аларны сау-сәламәт терлекләргә алыштыру курсы бүген үзенең нәтиҗәле булуын раслый. Һәм бу эш тукталмаячак.
-Татарстанда үз хуҗалыгында сыерлар санын арттыру яки шәхси ярдәмче хуҗалыгын ит-сөт җитештерүгә көйләү, лейкозлы терлекләрне сау-сәламәт тана-сыерларга алыштырырга теләүчеләр күбрәк булырга дигән максат куела. Моның өчен махсус дәүләт программасына узган елда старт бирелде һәм районыбызда 5 кеше бу мөмкинлектән файдаланды. Аның нигезендә авыруы расланган сыерын сугымга тапшырган һәм тиешле озату ветеринар документларын рәсмиләштереп, абзарына сау-сәламәт буаз тана, сыер алып кайтучыларга тоткан чыгымнарын каплауга 50 мең сумга чаклы субсидия бирелә. Сыер асраучыларны бу мөмкинлектән кыюрак файдаланырга чакырабыз,-ди район авыл хуҗалыгы идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Радик Латыйпов.
Сөттән табыш алырга теләсәң-район фермалары, авыл абзарларында сау-сәламәт сыерлар гына тоту, аларны Апаска читтән кертмәү мәслихәт. Район мал табиблары үз алларына куйган максаттан чигенмәячәк. Бүген фермалар, шәхси абзарларда сөтлебикәләрне сәламәтләндерү, көтүне яңарту юлын сайлаучылар гына ота. Инде бу ел башыннан ук әзерләүчеләр һәм заводлар лейкозлы сөттән катгый баш тарта һәм кабул итүне чикли-моны аңларга вакыт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев