Реклама
Җәмгыять
Әлфинур апа Гыйниятуллина Апас районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан медальгә лаек булды
Караборнаш авылында яшәүче Әлфинур апа Гыйниятуллина Апас районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан истәлекле медальгә, район башлыгының Рәхмәт хатына, бүләкләргә ия булды.
(8 октябрь, “Апастово-информ“).
Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров Әлфинур апаның тормыш-көнкүрешен сорашып, хәлләрен белеп, бүләкләрне тапшырды.
Әлфинур апа Гыйниятуллинаны белмәүчеләр сирәктер. Бик күпләр аның кулларының дәвасын тойган, киңәшләренә таянган. Үзе кылган игелекләре белән мактанырга яратмаса да, халык рәхмәтен еш ишетә. Аның янына сихәт эзләп әллә кайлардан киләләр.
Әлфинур апа тумышы белән Олы Бакырчы авылыннан. Сугыш вакытында алты ел вербовкада йөргән. Урман кискән, таш, торф чыгарган. Фермада дуңгыз караган, колхозда төрле эшләрдә эшләгән. Борчу-хәсрәтләрне дә үз йөрәге аша үткәргән. Ике баласын югалту ачысын кичергән. Бүген Апаста яшәүче кызы һәм аның гаиләсенең игелекләрен, кайгыртуын тоеп яши.
“Гомер буе авыр эштә эшләдем. Кешеләргә ярдәм итәргә тырыштым. Килүчеләрне борып җибәрә алмадым. Хәзер яшем шактый олы инде“, – ди ул үзе.
Әлфинур апа үзенә күрсәтелгән хөрмәттән канәгать булып, рәхмәтләрен әйтеп калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев