Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өлгереп бетте дигәндә генә помидорлар авырый башлый. Күпме тырышкач, мул уңыш та аласы килә. Авыру белән очрашучыларга бакчачы Расыйх Латыйпов киңәшләре

- Помидорны бәрәңге янәшәсенә утырту киңәш ителми. Ул шулай ук артык дымны яратмый. Уңыш өлгергән чорда картайган, саргайган, җиргә тигән, бер-берсенә орынып торган яфракларны өзеп ату файдалы. Күпчелек бакчачылар туфракны составында бакыр булган препаратлар белән эшкәртәләр. Шулай да авыруны бөтенләй юкка чыгару мөмкин түгел. Фитофтороз билгеләре күренгәнче яки авыруның башлангычында...

- Помидорны бәрәңге янәшәсенә утырту киңәш ителми. Ул шулай ук артык дымны яратмый. Уңыш өлгергән чорда картайган, саргайган, җиргә тигән, бер-берсенә орынып торган яфракларны өзеп ату файдалы. Күпчелек бакчачылар туфракны составында бакыр булган препаратлар белән эшкәртәләр. Шулай да авыруны бөтенләй юкка чыгару мөмкин түгел. Фитофтороз билгеләре күренгәнче яки авыруның башлангычында ук үк бордоская сыекчасы, "Квадрис", "Бактофитом" белән эшкәртү яхшы. Көннәр салкын торганда су сипмәскә, утыртканда чыдамрак сортлар сайларга киңәш ителә. Халык методлары буенча сарымсак әчетеп сибәргә мөмкин. 80-100 грамм төелгән яки уылган сарымсакны 2 литр суга салып бер тәүлек әчетергә һәм шуны 10 литр суга кушып, төпләренә, яфракларына сибәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев