Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Лилия Хөсәенова: “Аш бүлмәсе үзенә тартып тора“

Элек-электән халык телендә байлар ризыгы дип аталып йөрүче, баллы, татлы, авызда эреп торучы талкыш-кәләвәне әзерләүчеләр сирәк. Җепселләрдән торган әлеге милли ашны ясау озак вакыт таләп итмәсә дә, четрекле, катлаулы эш. Бар кеше дә тәвәккәлләп тотына да алмас иде.

Олы Болгаер авылында яшәүче Лилия Хөсәенова талкыш-кәләвә әзерләү серләрен яхшы белә.
-Бары тик сыйфатлы, табигый продуктлардан әзерләсәң, тиешле вакытка сыешсаң гына талкыш-кәләвә әйбәт килеп чыга. Ул тулысынча кул көче белән әзерләнә. Әлеге ризыкка теләсә-нинди бал, май бармый. Шикәр комының да сыйфатлысы кирәк, - ди аш-су остасы.
Лилия аш-су әзерләүгә кечкенәдән тартыла. Осталык буыннар аша килә. Дәү әнисе Разыя, әнисе Налия дә пешерү сәләтләрен яхшы белә. Өлкәннәр янында бөтерелгән кечкенә Лилия: “Дәү әни, бу оста кулларыңны миңа калдырырсың”, - дип шаярта торган була. Чыннан да, кыз тәмле куллы булуы белән аерылып тора.
-Пешерү күңелгә рәхәтлек бирә. Берәр яңа рецепт күрсәм, пешереп карамыйча тынычланмыйм. Аш бүлмәсе үзенә тартып тора, гел-гел пешерәсе килә. Күңеле биреп пешерсәң, әйбәт продукцияне тиешенчә салсаң гына ризык тәмле була, - ди ул.
Лилия талкыш-кәләвә ясауны да интернеттан күргән. Пешереп карарга уйласа да, ул җиңел генә килеп чыкмаган. Серләренә пешерә-пешерә генә төшенгән.
-8-9 тапкыр пешереп карадым. Әле һаман өйрәнәм. Ясар өчен 45 минут вакыт кирәк. Ләкин һәр минут кадерле. Карамельны аерым, әлбәне (сары майга он салып пешерелә) аерым әзерлим. Аннан баллы камырны нәзек җепселләр барлыкка килгәнче бер туктамый ян-якка тартам. Ул зур көч сорый, - ди Лилия.
Аш-су остасының кулларына күз иярми, җитезлегенә сокланасың. Токмачын да басып куя, өчпочмакларын да чыгарып өя. Бәлеш, гөбәдияләре дә уңа аның. Яшелчәләр үстереп, аларны кышка әзерләргә ярата. Җиләк-җимешләрдән кайнатмалар ясый. Ихата тулы терлекләрне карарга да өлгерә. Өй тутырып гөлләр үстерә. Аларның чәчәк атуларыннан, матур булып үсүләреннән көч ала.

Лилия Хөсәеновадан талкыш-кәләвә ясау серләре:
Талкыш кәләвә өчен 225 грамм шикәр комы, 125 грамм су, 75 грамм бал, 75 грамм ак май, 75 грамм он кирәк.
Аерым савытта су, шикәр комы һәм балны куерганчы кайнатасың. Кызгылт-көрән төскә керә. Май һәм он кушып әлбәне аерым әзерлисең. Майны эретеп, аз-азлап он салып, көрән төскә кергәнче кайнатасың.
Әзер балны табага бушабыз. Бик тиз эшләргә кирәк. Карамель катып китмәсен өчен, аның кырыйларын кашык яки пычак белән күтәртеп, әйләндереп торабыз. Масса куерып, кулга тотарлык булып суынгач, аны сузабыз. Масса ак төскә кергәнче кабатлыйбыз. Карамель агарып, сузылучан массага әверелгәч, әлбәне куна тактасына бушатабыз, өстенә баллы массаны салып, кабат тиз-тиз тарткалыйбыз, талкыйбыз. Җепселләрне формага тутырабыз да, талкыш-кәләвәне төшерәбез. Әзер талкыш-кәләвәне суыткычка яки салкынга куябыз.
 

Реклама

Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

14

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев