Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Лилия Хөсәенова: “Күңел боручын җиңеп булмый икән”

Олы Болгаердан Лилия һәм Данис Хөсәеновлар уллары Әлфисне армия сафларына озатканда күңел халәтен яшерә алмадылар.

(27 ноябрь, “Апастово-информ”).


Йөрәк парәсен кул болгап озатып калганда Ана кеше нинди генә хисләр кичерми икән?! Бар назыңны биреп, сөеп-иркәләп үстергәч кенә газиз балаңны Ватан кулына тапшырырга кирәк. Әлбәттә, һәр ата-ана моның изге бурыч икәнен яхшы аңлый. Әмма әни кешегә күз яшьләрен тыеп калуы бер дә җиңел түгел.
“Күңел борчуын берничек тә җиңеп булмый икән. Поездга утырып киткәндә күзебезне алмый карап калдык. Әле балаларыбыз юлда. Әлфис Буада техникум тәмамлады. Бик йомшак күңелле, тыныч холыклы, ярдәмчел, тыйнаклыгы белән аерылып тора. Ул Хабаровский өлкәсендә хезмәт итәчәк. Олы улыбыз Ранис та солдат юлын узды. Анысы Казанда гына хезмәт итте. Шунысы кызыклы, әтисе дә, дәү әтисе дә Хабаровский өлкәсендә чик сакчылары булып хезмәт иткәннәр”, - ди Лилия Хөсәенова.
Лилия үзе колхозда сыер савучы булып эшли. Гаиләсендә дә уңган-булган хатын ул. Аш-суга осталыгы белән аерылып тора. Бик тәмле талкыш-кәләвә ясап, якыннарын, дусларын сыйларга ярата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев