Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Әлхәмделилләһ” дию белән шөкер итүнең аермасы нидә?

Диндә зарланып, канәгатьсезлек белдереп яшәү хупланмый. “Иманның яртысы — шөкер итү”, — диләр. Еш кына берәр нигъмәт булса, “әлхәмделилләһ” дибез, “шөкер” дип тә еш кабатлыйбыз.

Болар икесе дә бер нәрсәме? Аллаһка шөкер итү хакында Казанның Кабан арты мәчетендә мөгаллимә Сәидә Якупова белән сөйләштек. — Сәидә ханым, “әлхәмделилләһ” дию белән шөкер итүнең аермасы нидә?   — Икесе дә Аллаһка рәхмәт әйтүне аңлатса да, шөкер итү киңрәк мәгънәгә ия. Коръәндә әйтелгәнчә, шөкер итү — буйсынучанлыкның төп билгесе. “Нәхел” сүрәсенең 78 нче аятендә: “Аллаһ сезне аналарыгызның карыныннан чыгарды, ул вакытта һичнәрсә белми идегез. Cезгә колак, күз вә күңел бирде, шулар белән белә башладыгыз, шуларны уйласагыз, шаять, шөкер итәрсез!” — дип әйтә. Шөкер итү — Аллаһы Тәгаләнең биргән нигъмәтләре өчен рәхмәт белдерү һәм аны гамәлләребез ярдәмендә ирештерү. Мәсәлән, бу айда зур премия алдың, ди. Сөенечеңнән “әлхәмделилләһ” дисең. Ләкин болай әйтү генә Аллаһка шөкер итүгә керми. Рәхмәтне гамәлләр аша белгертергә кирәк. Хезмәт хакыннан сәдака, мохтаҗларга өлеш чыгару, мөмкинлегең булса, зәкәт түләү — менә шөкер итү билгеләре, аерма шунда. Шөкер иткән саен нигъмәт арта гына.   Бер гыйбрәтле хикәят беләм. Бер хатынның баласы авыру булып тугач, табиблар аны үләчәк, ди. Ләкин хатын сабыр итә. “Әлхәмделилләһ”, — ди. Бала терелә. Буйга җитеп егет булгач, теге табиб янына барып: “Мин сез үлә дип әйткән малай булам”, — ди. Барысы да Аллаһтан, әгәр Раббыбыз язмаган булса, табиблар гына кеше гомерен коткарып кала алмый. Нәрсәдер син уйлаганча килеп чыкмаса да, хафаланырга кирәкми. Димәк, шулай хәерлерәк булган.   — Сабыр булып калу җиңел түгел шул...   — Килешәм, җиңел түгел. Бер танышым озак еллар бала таба алмый. Авырга узган саен, баласы төшә. Хәзер бик борчылмый. Барысы да Аллаһтан икәнен белә. Берсендә алты айлык көмәне төшкәч, палатадагы хатыннар гаеп иткән. Янәсе, балаң төште, күзеңнән яшь тә чыкмагач, нинди әни син! Танышым “әлхәмделилләһ” дип кенә кабатлаган. “Нәрсәнең хәерле икәнен бары Аллаһ кына белә. Елаудан, өзгәләнүдән мәгънә юк. Сабыр булырга, өметләнергә, догалар кылырга гына кала”, — дигән ул. Аның бу дәрәҗәдә сабырлыгын, тәкъвалыгын, кызганыч, бар кеше дә аңламый. Әлбәттә, Аллаһ мондый сынаулардан сакласын. Һәр хатын-кызга да ана булырга насыйп итсен, әти-әниләргә балаларын соңгы юлга озатырга язмасын.   — Әти-әнигә безне тәрбияләп үстергәннәре өчен ничек рәхмәт белдерергә?   — Әти-әнигә шөкер итү аларны хөрмәтләү, тәрбияләү, картаймыш көннәрендә терәк булу, соңгы сулышларын алгач, кадерләп соңгы юлга озатуда чагыла. Бер гаиләне беләм. Әтисе авырып, урын өстенә калгач, кызы: “24 сәгать буе карарга мөмкинлегем юк. Социаль хезмәткәр яллармын”, — дигән. Моны күреп торган кызы: “Әни, дөрес эшләмисең, бабайның башка баласы юк, аны син карарга тиеш”, — дип үгетләп караган. Бабай вафат булып, берничә айдан соң, бу хатында соңгы стадия яман шеш барлыгы ачыкланды. Ул да урын өстендә калды. Кызы: “Ирем рөхсәтеннән башка яныңа килә алмам, энем сине карарга бурычлы. Аны дәшик”, — дигән. Улы исә: “24 сәгать карый алмыйм, гаиләмне тәэмин итәсем бар. Социаль хезмәткәр яллармын”, — дип җавап биргән. Рәхмәтле булырга өйрәник. Ир — хатынына, хатыны иренә шөкер кылсын. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәдисендә: “Башкаларга рәхмәт әйтмәгән кеше Аллаһка да рәхмәт әйтмәс. Азга канәгать булмаган кеше күпкә дә канәгатьләнмәс”, — ди. Шөкер кылып яшәүчеләрдән булсак иде.

Чыганак: http://https://matbugat.ru/news/?id=36796

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев