Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ләлә әби Шәйдуллина: яшәгән саен яшисе килә

Апаста гомер итүче Ләлә әби Шәйдуллина 95 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан Ил башлыгының Котлау хатын һәм район башлыгының котлау открыткасын алды.

(28 апрель, "Апастово-информ").


Район Советының аппарат җитәкчесе Ринат Гыйльфанов, Апас шәһәр тибындагы башкарма комитетын вакытлыча җитәкләү е Рәмис Гыйсмәтуллин изге теләкләр аша бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды.

Ләлә әби гомерендә бик күп авырлыклар күргән, ачлыгын, юклыгын татыган.
"Яшьлегем булмады да, хәсрәт эчендә үстек. Хәзер тормыш бик рәхәт, яшәгән саен яшисе килә", - ди ул.

Ләлә әби хезмәт юлын Чапаев колхозында башлап җибәргән. Озак еллар райфода хезмәт иткән. Госстрахта баш бухгалтер вазифасын башкарган.

Ләлә әби хәзер дә тик торырга яратмый. Өйдә бар эшне башкара, бик яратып гөлләр үстерә. Балалары, оныклары, оныкчыклары белән горурланып яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев