Әлмәндәр авыл җирлегенең өч авылында да ифтар мәҗлесе узды
Районыбызда дин юлына басучылар, динебезне хөрмәт итеп аның кануннарын тиешенчә үтәүчеләр, ихластан игелек кылучылар елдан-ел арта бара. Изге Рамазан аенда бу аеруча ачык чагыла. Елдагыча авылларда, оешмаларда ифтар мәҗлесләре оештырылды. 15 июль көнне Әлмәндәр авыл җирлегенең өч авылында да ифтар мәҗлесе узды. - Халкымның бердәмлегенә күңел сөенә. Ифтар табыннарына җирле...
Районыбызда дин юлына басучылар, динебезне хөрмәт итеп аның кануннарын тиешенчә үтәүчеләр, ихластан игелек кылучылар елдан-ел арта бара. Изге Рамазан аенда бу аеруча ачык чагыла. Елдагыча авылларда, оешмаларда ифтар мәҗлесләре оештырылды. 15 июль көнне Әлмәндәр авыл җирлегенең өч авылында да ифтар мәҗлесе узды.
- Халкымның бердәмлегенә күңел сөенә. Ифтар табыннарына җирле эшмәкәрләр, аерым кешеләр акчалата ярдәм иттеләр. Кайбер әби-апаларның эскәтерләргә төреп бәлеш күтәреп килүләре изге бәйрәмебезгә аерым бер ямь өстәде. Җирлек буенча ифтар мәҗлесендә 56 кеше катнашты, - ди Әлмәндәр авыл җирлеге башлыгы Рамил Җәләлиев.
Әҗем авылы клубында үткән мәҗлескә 21 авылдашым килгән иде. Рамил Җәләлиев, район мәгариф бүлеге башлыгы Ранис Әхмәтшин, куратор Фәнис Зәйнуллин бәйрәм белән тәбрикләп, илгә-көнгә тынычлык теләп изге теләкләрен юлладылар. Һәр елдагыча Фәнис Зәйнуллин үзенең күчтәнәчләрен дә таратты. Авыл мулласы Кәбир абый Гарипов, абыстай Динә апа Хисмәтуллина коръән сурәләре укыдылар, вәгазьләр сөйләделәр. Мул табынны оештыруда ярдәм иткән берләшмә җитәкчесе Марат Хәсәнов, Кәүсәрия Заһидуллина, Фаил, Фазыл Вилдановлар, Гөлфирә Гыйльметдинова, Гүзәл Садыйкова һәм башкаларга атап догалар кылдылар. Клуб мөдире Гөлнар Сәгытдинова бу табынга бәлешләр, пироглар пешереп килгән. Бакча, клуб хезмәткәрләре Инзилә Хафизова, Нурания Зәйнуллина, Фидания Мөхәммәтшина табын хәзерләүдә булышып, мәҗлестәгеләрне сыйлап йөрделәр.
- Ил башлыкларына, җитәкчеләребезгә рәхмәт. Тормышларыбыз көннән-көн матурлана, бар нәрсә җитеш. Бер-беребезне югалтмыйча, саулыкта, тынычлыкта яшәп, киләчәктә дә бәйрәмнәребезне бергә үткәрергә язсын, - диде мәҗлес ахырында Динә апа Хисмәтуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев