Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әлмәндәр авылында гомер итүче Вәгизә әби Шиһапова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев юбилярны кайнар котлап Рәсәй Президентының Котлау хатын, район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме, бүләк тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Рамил Җәләлиев та изге теләкләрен ирештерде. Сугыш чорының ачлык-ялангачлыгын күргән, гомер буе булсын дип тырышып эшләгән Вәгизә әби бүген улы Айрат гаиләсе тәрбиясендә яши. - Әниебез унбер бала...

Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев юбилярны кайнар котлап Рәсәй Президентының Котлау хатын, район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме, бүләк тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Рамил Җәләлиев та изге теләкләрен ирештерде.

Сугыш чорының ачлык-ялангачлыгын күргән, гомер буе булсын дип тырышып эшләгән Вәгизә әби бүген улы Айрат гаиләсе тәрбиясендә яши.

- Әниебез унбер бала тапкан. Шуларның җидесе исән-сау булып үскән. Әтиебез Бөек Ватан сугышы ветераны иде. Дус-тату яшәделәр. Безне эшкә өйрәтеп, илгә-көнгә яраклы итеп тәрбияләп үстерделәр. Киләчәктә дә әнигә сәламәтлек, тынычлык, безне шатландырып яшәвен телибез, - ди улы Айрат.

Гүзәл Хилавиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев