Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әлмәндәр авылы кызы, танылган якташыбыз Энҗе Шәйхетдинова Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булды

Энҗе Шәйхетдинова (Закирова) ике дистә елга якын журналистика өлкәсендә хезмәт итә.

Зәңгәр экраннар аша барчабызга да яхшы таныш. Хезмәт юлын ул Борнаш урта мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия бирүдән башлаган иде. Аннан башкалада балалар бакчасында хезмәт итте, биредә дә күркәм хезмәт уңышларына иреште.
Райондашыбыз тележурналистика өлкәсендә дә үз урынын тапты. Ул төрле елларда “Яңа Гасыр” каналында эфирга чыккан «Ике аккош», «Мәдәният дөньясында», «Кара-каршы» тапшырулары алып баручысы, «Хәбәрләр» редакциясендә продюсер булып хезмәт итә. Бүгенге көндә Энҗе Шәйхетдинова Бөтендөнья татар конгрессының “Дөнья” студиясендә Җир шарының төрле почмакларыннан килгән милләттәшләребез белән кызыклы әңгәмәләр эшләп тамашачыларыбызны сөендерә.
Мәңге яшь һәм тынгысыз күңелле, хезмәт сөючән, туган ягын кешеләрен хөрмәт итеп яшәүче Энҗе Шәйхетдинованы дәрәҗәле Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре исеме алуы белән чын күңелдән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев