Реклама
Җәмгыять
Әлмәндәр “Бәллүки” балалар бакчасы нәниләре дә өйләрендә үзләренә төрле шөгыль тапканнар
Тәрбияче Сөембикә Галиуллина балаларга дистанцион тәрбия бирүдә төрле юнәлешләрне сайлаган.
(28нче апрель, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”)
Төрлечә биремнәр биреп, сабыйларның сөйләм телен үстерә, рәсем сәнгатенә, китап укуга мәхәббәт тәрбияли, шигырьләр-җырлар өйрәтә ул. Балалар шулай ук әти-әниләре ярдәмендә шашка уйнарга да өйрәнгәннәр.
“Һәр биремне төгәл үтәп баралар. Тукай шигырьләрен дә өйрәнеп, видео аша тәрбияче апаларына сәнгатьле итеп, яттан сөйләп бирделәр”, - дип хәбәр итә бакча мөдире Таңсылу Хафизова. Шундый бер видеоязманы редакциябезгә дә юллаганнар. Яраткан шөгыльләре белән дә уртаклаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев