Әлмәндәрдә атлар бизәп Сабан туена бүләк җыйдылар
Авылларда Сабан туена сөлге, яулык җыю дәвам итә.
(6 июнь, “Апастово-информ”).
Әлмәндәр авылында да әлеге милли йола зур оешканлык белән үтәлде. Авыл яшьләре, балалар, мәдәният хезмәткәрләре йортттан-йортка йөреп бәйрәм кәефе бүләк итте.
“Атлар бизәп, җырлый-җырлый авыл әйләнү бик күңелле күренеш. Көтеп тордык, бүләген дә бирдек”, - диләр авыл өлкәннәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев