Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әлмәндәрдә капиталь төзекләндерүдән соң балалар бакчасы ачылды

Әлмәндәр авылында урнашкан “Бәллүки” балалар бакчасы капиталь төзекләндерүдән соң ишекләрен ачты. Ачылу тантанасында район башлыгы Рәшид Заһидуллин, “Ак Барс” банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин катнашты.

Яңартылган, төсле матур калай белән тышланган балалар бакчасы авыл уртасында әллә кайдан күренеп, балкып тора. Балалар шатлыгы белән уртаклашырга барлык авыл халкы да җыелды.

– Район буенча барлык җирлекләрдә дә күләмле эшләр башкарыла.  Юллар салына, балалар бакчасы, мәктәпләр, фельдшер-акушерлык пунктлары төзекләнә, клублар төзелә. Мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына без җылылык бирдек. Балалар авырмасыннар, сау-сәламәт булып үссеннәр өчен барлык уңайлылыклар да булдырдык. Балалар күп булсын, бакчагыз гөрләп торсын, - диде район башлыгы. Республика кунагы Илфан Гобәйдуллин барлык авыл халкын котлап, сәламәтлек, мул һәм тыныч тормыш, имин көннәр теләде. Балалар бакчасына кирәк әйберләрен алырга 50 мең сумлык Сертификат тапшырды.

 – Бакчабыз эчтән дә, тыштан да яңартылды. Барысы да заманча итеп эшләнде. Балаларыбыз исән-имин йөреп торсыннар. Ачылу тантанасында 50 мең сумлык Сертификат та бүләк иттеләр. Бик зур рәхмәт. Әлеге акчага без уенчыклар һәм кием шкафлары алачакбыз, - диде бакча мөдире Таңсылу Хафизова. Әти-әниләр, балалар шатлыгы белән уртаклашырга озак еллар балалар бакчасы мөдире булып эшләгән Миләүшә апа Сафиуллина да килгән. Ул да сокланып туя алмый, шатлыгы белән уртаклашты.

– Балалар бакчасының шулай яңартылуы барыбыз өчен дә шатлыклы. Эченә кереп карадым, барысы да заманча итеп эшләнгән, идәннәр җылытылган. Исән-сау эшләсеннән, балалар күп булсын. Район башлыгына, төзүчеләргә, барысына да зур рәхмәт, - диде ул. Бәйрәмгә килгән әти-әниләр дә рәхмәт сүзләре ирештерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев