Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әлмәндәрнең акъәбисе Миңнебаян әби Абзалова котлаулар кабул итте

Әлмәндәрдә яшәүче Миңнебаян әби Абзаловага, 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан, Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды.

Районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Мәүлетова, Әлмәндәр авыл җирлеге башлыгы Рамил Җәләлиев акъәбинең өендә булып, җылы котлауларын ирештерделәр.
Миңнебаян әби бүгенге көндә кызы Рафия, онык-оныкчыклары янәшәсендә кадер-хасияттә гомер итә. Яшьлегендә ул күп авырлыклар күргән. “Бәхетем гомеремнең шушы чорына туры килгән икән. Хөрмәтем зур“, – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев