Львовка җитәргә 20 чакрым калгач урман аша үткәндә башы яралана
Бик кадерле газиз әтиебез! Дога булып барсын һәр сүзем! Батырлыгың синең өлге, үрнәк, Булыр өчен көчле һәм түзем. Сугыш афәтләрен сөйләүләрең Хәтерлимен һәрбер мизгелен. Туган якка бер әйләнеп кайтыр Герой дигән лаек исемең...
Кадерле әтиебез Хөсәенов Галимхан Хөсәен улы 1916 нчы елның 24 августында Апас районы Олы Болгаер авылында дөньяга тәүге тапкыр аваз сала. Гаиләдә иң олы бала булгач, кул арасында эшкә иртә керә. Ул чррда илдә барган вакыйгалар эчендә аларга да кайнарга туры килә. Әтисен урманда агач басып, хастаханәдә ятканлыктан, әти-әнисе белән киңәшеп, колхозга керә. 13-14 яшьлек үсмер, зурлар белән беррәттән колхоз йөген тарта, хезмәт белән чыныга. Хөсәен бабайның авылда беренче коммунист, иң актив оештыручы булуы да йогынты ясагандыр. Әтиебез - тырыш, кыю егет, Сабантуйларда батыр калып, тирә-як авылларда дан тота.
1939 нчы елда колхоздан Донбаска шахтага эшкә җибәрәләр. Берникадәр күмер чыгаргач, башкалабыз Мәскәүгә кайтып, төзелештә эшли башлый. 1941 нче елның 10 февраленнән диңгезчеләр мәктәбендә белем ала, элемтәче һөнәрен үзләштерә. 5 августта аларны Тын океанга озаталар, 26 нчы ноябрьдә фронтка озаталар.
1942 нче елның 1 гыйнварында әтиебез беренче тапкыр сугышка керә. Ладога күле буенда финнарны Ленинградка кертмәс өчен оборона сугышлары алып баралар. 1944 нче елның 16 нчы ноябренә кадәр Карелия фронтында 70 нче диңгез бригадасында элемтәче вазыйфасын башкара. Финнарны җиңеп, алар белән килешү төзелгәч, Заполярьега килеп, Печенга шәһарен, Никель руднигын дошманнан азат итәләр. Аннан Норвегиягә юл тоталар. 1944 елның 16 нчы октябрендә әтиебезнең кулбашы яралана. Алтмышынчы Җиңү язын каршылап, соңгы сулышы өзелгәнче, снаряд кыйпылчыгы, сугыш елларын хәтерләтеп, кулбашында йөрде. Һава торышы үзгәргән саен, өскә калкып, үзәкләренә үтте.
Госпитальдән чыккач, Польшага юл тоталар. Аны дошманнан азат иткәч, Чехословакиягә керәләр. Коммунистлар партиясе сафына да Әтиебез сугыш барышында, дошман уты яуганда баса һәм антына тугры кала. Әтиебез көтеп алган Җиңү көнен Чехословакия башкаласы Прагада легендар шәхес, бөек полководец маршал Жуков армиясе сафларында каршылый.
Прагадан Львов шәһәренә кадәр җәяү кайталар. Львовка җитәргә 20 чакрым калгач урман аша үткәндә башы яралана. Госпитальдә дәваланып чыккач, запастагы авиация полкында хезмәтен дәвам итә. 1946 елның май аена кадәр Львов шәһәрендә телефонист вазыйфасын башкара.
Сугыштан соң туган авылыбызга кайтып төпләнә. Колхозда бригадир булып эшли башлый. 1948 нче елның гыйнварында әниебез Саимә Кәлимулла кызы белән тормыш корып җибәрәләр, 9 бала - 7 кыз һәм 2 малай тәрбияләп үстерделәр. Аллага шөкер, әти-әниебезнең өметләрен аклап, һәрберебез тормышта лаеклы урыныбызны таптык.
Әтиебезнең күкрәк тулы орден- медальләре, Ватанны саклап, аның батырларча көрәшүен исбатлый!!!
И, Әтием!
Күкрәк тулы орден- медальләрең
Без сыйпаган саен чыңлыйлар.
Юк, чыңламый, еллар агышында
Батырлыгың данлап җырлыйлар!
#МойГеройМояСемья
#МинемГеройМинемГаилә
#БессмертныйПолк
#БессмертныйПолкТатарстан
#Бессмертныйполк2024
#ГодСемьи
#БурнашевскаяСОШ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев