М12 яңа юлы республикага яңа күпер бирә
Идел елгасы аркылы яңа күпер салу яңа юлның мөһим өлеше.
(17 октябрь, “Апастово-информ”).
Яңа автомагистраль белән Казан шәһәрен көньяктан урау - бизнеска да, гади халыкка да Идел елгасының бер ягыннан бер ягына җайлы гына чыгып йөрергә мөмкинлек бирәчәк.
“Көньяктан Казанны урау безнең киләчәккә планлаштырган шәһәр яны боҗрасының 24 километрын ала. Бу бик отышлы. Чөнки, Казанга да, башка шәһәрләргә дә бару-кайту җиңел дә, тиз дә, куркынычсыз да булачак. Үзвакытында бит Мәскәү тирәсендә дә юллар шәһәр яныннан узган иде. Ә аннан соң алар бергә тоташып, шәһәрне “түгәрәкләделәр”, - дип сөйли Татарстан юл хуҗалыгы һәм транспорт министры урынбасары Артем Чукин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев