Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

М12 яңа юлы яңа юл культурасы һәм яшеллек алып киләчәк

Автомагистраль тулы көчкә эшли башласа, биредә тавыш көче 78 децибел булачак.

(17 октябрь, “Апастово-информ”).


Махсус экраннар кую һәм күп итеп агачлар утырту тавышның көчен нормага кадәр киметергә мөмкинлек бирә. 20 метр киңлегендәге урман полосалары утырту, шулай ук, тавышны киметергә дә, юл культурасын күтәрергә дә, һаваны чистартырга да ярдәм итәчәк.
“20 метр киңлегендәге урман полосасында биш рәт агач утыртылачак. Ә инде өстәмә чыганаклар ярдәмендә, полосаның киңлеген 80 метрга җиткерергә мөмкин булачак. Шулай итеп, авыллардан, аларның чикләреннән юлга кадәр куе, яшь урман гөрләп утырачак”, - дип, фикерен әйтә Татарстан урман хуҗалыгы министры урынбасары Илгизәр Зарипов.
Министр урынбасары әйткәнчә, М12 трассасы буена агачлар утырту авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм муниципаль җитәкчелек белән киңәшеп эшләнәчәк. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев