Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

М12 юл төзелеше 80 мең эш урыны булдырачак

Яңа трасса Мәскәүдән Казанга юлны ике мәртәбә кыскартачак, шулай ук 2,4 трлн. сумлык икътисади файда китерәчәк.

(17 декабрь, “Апастово-информ“).


М12 трассасы төзелешенә 80 мең кешене җәлеп итәчәкләр, моңардан тыш, аны файдалану чорында тагы биш мең эш урыннары булдырылачак, дип сөйли “Автодор“ дәүләт компаниясенең инвестиция һәм стратегик планлаштыру буенча идарә рәисе урынбасары Георгий Чичерин. Бу хакта “Российская газета“ хәбәр итә.
“Мәскәү-Казан“ тизйөрешле юлның макроэкономик эффекты 2,4 трлн. сум тәшкил итәчәк дип көтелә.
“Яңа тизйөрешле М12 маршруты эре региональ үзәкләрне һәм агломерацияләрне (Мәскәү, Владимир, Нижегородск өлкәләре, Чувашия һәм Татарстан республикалары) Европадагы автомобиль юллары челтәре белән тоташтырачак.
Юл төзелеше регионнар арасында юлны ике мәртәбә кыскартачак.
Тизйөрешле автоюл “Европа - Көнбатыш Кытай“ халыкара транспорт коридорының мөһим өлеше булып торачак. Әлеге маршрут зонасында 62 млн. россияле яши.
Әлге яңа юл көчле үсештәге регионнарны берләштерәчәк һәм аңа якын территорияләрнең икътисади үсешенә ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев