Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Мәгариф хезмәткәрләре Урта Балтай мәдәният йорты сәхнәсендә

Урта Балтай мәктәбе укытучылары Туфан Миңнуллинның “Алты кызга бер кияү” комедиясен күрсәттеләр.

(3 май, “Апастово-информ”).


Әлеге чара Укытучылар һәм остазлар елы кысаларында оештырылды.


“Бездә бәйрәмнәр эзсез узмый. “Алты кызга бер кияү” спектакле дә бәйрәмнәр уңаеннан тамашачыга тәкъдим ителде. Авылдашлар, кайткан кунаклар яратып карады. Безнең укытучылар хезмәтләрендә дә хөрмәтле, сәхнәдә дә югалып калмыйлар”, - ди Урта Балтай мәдәният йорты мөдире Лилия Җамалиева.


Мәдәни чараларга, мәдәният йорты каршында эшләп килүче түгәрәкләргә авыл халкы теләп йөри. Мобилизацияләнгән якташларга гуманитар ярдәм чараларын оештыруда да балтайлылар әйдәп баручыларның берсе булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев