Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Майонезлы салатны күпме сакларга ярый?

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш диетологы Виктор Тутельян сүзләренчә, майонезлы салатны ясагач ук суыткычта куйган очракта, 2 тәүлеккә кадәр сакларга ярый.

 Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

«Әгәр салатны ясадыгыз да суыткычка куйдыгыз икән, ул анда чама белән 2 тәүлек тора ала. Ясагач, өстәлгә куйсагыз, ул анда 6-7 сәг торса, аннары суыткычка куйсагыз, куркыныч ихтималы шактый», – ди ул.

Белгеч кисәткәнчә, дөрес сакланмаган ризыкларны ашау агулануга китерергә мөмкин. Ул майонезлы салатларны өстәлгә куйганнан соң 2 сәгать эчендә ашап бетерергә киңәш итә.

«Сәгать 2дә салат ясап, майонез кушып, җылыда өстәлгә чыгарып куйсагыз, начар әйберне көт тә тор. Бактерияләр тиз үрчи, споралар бөтен җирдә оча. Бу – бик куркыныч», – ди ул.

Тутельян сүзләренчә, күпләр бу кагыйдәләрне белә. Ләкин бәйрәм шаукымы һәм Яңа ел мәшәкатьләре белән, салатның җылыда күпме торган абайламый калалар, диелә хәбәрдә.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/maionezly-salatny-kupme-saklarga-yaryi-5863236

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo/traditional-russian-salad-olivier_6713087.htm#query=салат&position=10&from_view=search&track=sph&uuid=ea929fc9-750e-4102-a07e-a7ea581f3812

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев