Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Макадамия чикләвегенең нинди файдасы бар?

Макадамия чикләвеге холестерин микъдарын киметә һәм эчәклек эшчәнлегенә ярдәм итә. Ул тәмле дә, составында йөрәк өчен файдалы монотуендырылган майлар да бар. Бу турыда, Һиндстанның Бөтендөнья макадамия оешмасы вәкиле Манси Ахуджага сылтама белән, «Financial Express» яза.

Әлеге чикләвек Австралия урманнарында барлыкка килгән, аны күп илләрдә үстерәләр.

Бер тапкыр ашаганда 28 грамм – якынча 10-12 чикләвек ашарга ярый. Аны шоколад батончигы яки бер пакет чипсы урынына ашап куярга була, ди белгеч.

Файдалы майлар, клетчатка, аксым, витаминнар һәм минераллар макадамиянең кыйммәтле үзлекләрен аңлата.

Белгеч сүзләренчә, чикләвек канда холестерин микъдарын нормальләштерә, эчәклек сәламәтлегенә ярдәм итә, баш мие эшчәнлеген яхшырта, ялкынсынуларны бетерә.

Макадамиядән ризыклар әзерлиләр, сөт һәм май ясыйлар. Аллергиясе булган кешеләргә аны кулланырга ярамый, диелә хәбәрдә.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/makadamiya-cikllavegenen-nindi-faidasy-bar-5862675

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев