Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Максим Топилин: “Сез исән булганда Җиңү көне безгә бик кадерле”

Район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәт Хайруллин янында булды.

(8 май, “Апастово-информ”).


“Безнең ил җиңү яулаганы безгә 9 май көнне мәгълүм булды. Шулай итеп, беренче бәйрәмне Көнчыгыш Пруссиядә үткәрдек. Солдатлар да, офицерлар да, генераллар да бер авылга җыелып Балтыйк диңгезе буенда бәйрәм иттек” – дип, сөйләп китте безгә Ватан сугышы ветераны Зиннәт Хайруллин.

Зиннәт ага Хайруллин кыш көннәрендә Казанда ветераннарга бирелгән фатыйрында яши. Ә җәйләрен ул үзенең туган авылы Шәмбалыкчыны сагынып, төп йортына кайта. Зиннәт ага үзен бик яхшы хис итә, бүгенге көндә аңа 99 яшь. Һәрбер кешене, һәрбер вакыйганы бик әйбәт һәм төгәл хәтерли.

“Йолдыз газетасына Казанда язылдым. Җәйләрен авылда яшәгән вакытта район газетасын даими укып, район вакыйгалары белән танышып барам. Минем мәкаләләремне дә бастырасыз. Сезгә бик зур рәхмәт!” – диде, Зиннәт ага.

Районыбыз башлыгы һәм хөрмәтле кунагыбыз Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәт Хайруллинны бәйрәм белән тәбрик иттеләр, бүләкләр тапшырдылар.

Кадерле ветераныбызга сәламәтлек, тынычлык теләделәр һәм үзләренең хөрмәтен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев