Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Мамадышта Татарстан Республикасы беренчелегенә көрәш ярышлары узды

“Ярышларда барлыгы 44 командада 594 көрәшче катнашты. Алар арасында Апас егетләре дә бар иде. Алар келәмдә көчләрен күрсәтте“, – диде Апас спорт мәктәбенең баш тренеры Ринат Гыйламов.

(2 март, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).

Чүрибураш егете Раян Нургалиев иң матур алымнар күрсәтеп, татар көрәшенең кагыйдәләрен бозмыйча көрәште. Ул барлык көндәшләрен дә отып, Казан егетенә генә оттырып, өченче урынга лаек булды.

Раян Чүрибураш мәктәбенең 7 классында укый. Ул көрәшкә әтисе Руслан үрнәгендә тартыла, беренче алымнарны да аңардан өйрәнә. Хәзерге вакытта дәү әтисе Иршат Яруллин һәм тренеры Ринат Гыйламов кул астында шөгыльләнә һәм республикакүләм ярышларга әзерләнә. Бу хакта районың яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рафис Хәбибуллин хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев