Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадышта яшәүче хатынга сыер һөҗүм иткән

Татарстанның Мамадыш районында бер хатынга сыер һөҗүм иткән.

Мамадышта яшәүче хатынга сыер һөҗүм иткән

Фото: "Татар-информ" архивы

Аннары аны хастаханәгә китергәннәр. Бу турыда НТР 24 каналы хәбәр итте.

Хатынның эче бик каты авырта, корсак тиресендә зур гематома була.

Соңрак ачыкланганча, бу хатын сыерлар асрый. Терлекләрне караганда, бер сыер аны таптап үтерә язган.

Имгәнгән хатынның эчке органнарына зыян килмәгән. Тикшергәннән соң, аның гематомасын ачканнар, аннан ике литр оешкан канны алганнар. Хәзер хатынны өенә кайтарып җибәргәннәр, дип хәбәр иткәннәр Мамадыш Үзәк район хастаханәсендә.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/mamadysta-yasauce-xatynga-syer-houm-itkan-5854661

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев