Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Мансур абый Кәлимуллин Владимир Путинның Тәбрикләү хатын алды

Югары Балтай авылында гомер итүче Мансур бабайга 95 яшь тулды.

(18 сентябрь, “Апастово-информ”).


Мансур бабайга олы гомер бәйрәме уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хаты, район башлыгының Тәбрикләү открыткасы, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды. Юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, авыл җирлеге башлыгы Илфир Гәрәев котлады.
“95 яшькә җитү – Ходай бүләге. Һәрбер кешегә дә шундый бәхет тәтеми. Балаларыгыз, якыннарыгызның ярдәмен һәм хөрмәтен тоеп яшисез. Ходай биргән гомерләрне исәнлектә, сызлануларсыз узарга язсын”, - дип теләде Гөлүсә Галләмова.
Мансур бабайның балачагы, яшьлеге авыр хезмәттә үткән. Ачлыгын да, ялангачлыгын да күргән ул. Сугыш башлангач әтисеннән 12 яшендә калган. Гаиләдә олы бала буларак, хезмәтнең иң авырына җигелергә туры килгән.
Мансур абый бар гомерен колхоз хезмәтенә багышлаган. 45 еллык эш стажы булган атаклы комбайнчы булган. Тормыш иптәше Мөнирә апа белән үрнәк гаилә корып, биш бала тәрбияләп үстергән. Балаларын да үз үрнәгендә эш сөючән итеп тәрбияләгән.
“Әтинең һөнәрләрен санап бетерерлек түгел. Гомере буе эштә, хәрәкәттә булды ул. Агач остасы да, тимер остасы да, оста мич чыгаручы да иде. Авылдашларына һәрчак ярдәм итәргә тырышты. Туган авылын, җир эшен, тормышны яратып яшәде”, - ди кызы Илсөяр апа Хәмидуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев