Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәнзумә әби Галимова: “Җәннәттә яшәгән кебек яшим”

Морзалар авылында яшәүче Мәнзумә әби Галимова 90 яшьлеге уңаеннан район башлыгының Котлавын алды.

(12 май, “Апастово-информ”).


Мәнзумә әбине район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән котларга Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев килде. Ул акъәбигә район башлыгының Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләмен һәм җирлек исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.


Мәнзумә әби сугыш, сугыштан соңгы авыр елларны кичергән кеше. Колхозда сарыклар да караган, сыер да сауган ул, чөгендер кырларында да эшләгән. Шулай ук райпо системасында хезмәт куйган. Тормыш иптәше Габделгазиз белән биш бала тәрбияләп үстергән.


“Бик авыр елларда яшәргә туры килде. Тир түгеп хезмәт иттек. Кайгы-хәсрәтләрне дә күп кичердем. Бер улымны 30 яшендә югалттым, икенче улым 59 яшендә үлеп китте. Сабыр булырга тырыштым. Бүген балаларымның кадер-хөрмәтен тоеп, оныкларыма сөенеп, җәннәттә яшәгән кебек яшим”, - ди ул үзе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

9

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев