Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Марат һәм Әнзилә Гарифуллиннар: “Бер районнан булсак та, социаль челтәр аша таныштык”

Борнаш егете Марат белән Кече Күккүз авылы кызы Әнзиләнең кавышу тарихы үзенчәлекле. Яшьләр бер-берсе белән социаль челтәр аша танышканнар. “Марат миңа беренче язды. Аралаша башладык. Ике ел очрашып йөрдек”, - ди Әнзилә.

Марат мәдәният университетын тәмамлап, филармониядә администратор булып эшли. Әнзилә Ульян шәһәрендә медицина университетында белем алып, хәзер исә укуын Казан федераль университетында ординатурада дәвам итә. Киләчәктә ул табиб-кан тамырлары хирургы һөнәренә ия булачак. Уку белән хезмәтне бәйләргә дә вакыт таба. Медицина көллиятендә укытучы булып эшли.
Марат сөйгәне Әнзиләгә тәкъдимне дә истә калырлык итеп ясый.

“Икебез дә дини гаиләдә тәрбияләндек. Шуңа гаиләбез тарихы да нәкъ менә изге урыннан башлансын әле дип уйладым. Әнзиләне Казан Кремле янәшәсенә чакырдым. Моңа кадәр дустым чәчәкләр алып безне Кол Шәриф мәчете янәшәсендә көтеп торды. Икәүләп урам буйлап әкрен генә атладык. Кол Шәриф мәчете янына җиткәч, матур итеп тәкъдим ясадым. Әнзилә башта ышанмады. Аннан соң ризалыгын әйтте. Бик күңелле булды”, - дип искә алды Марат.
Яшьләр никах мәҗлесләрен зурлап, әти-әниләре, туганнары янәшәсендә уздырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев