Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәрьям әби Хаҗиәхмәтова: “Яшисем килеп яшим”

Дәүләкидә яшәүче Мәрьям әби Хаҗиәхмәтова 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Ул район башлыгы исеменнән котлаулар кабул итте.

(9 октябрь, “Апастово-информ”).



Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, Биеш авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев изге теләкләре аша бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар.


Күзләр тимәсен, Мәрьям әби бүген төз гәүдәле, җитез һәм өлгер әле. Якты йөзеннән нур бөркелә аның. Йөзендәге елмаю шатлык булып сиңа да күчә. Язмышыннан зарланмыйча, тормышыннан канәгать булып яши. Тормышны яратуы һәр җөмләсенә салынган.


“35 ел авыл Советында эшләдем. Бик дус булып, халык белән аңлашып хезмәт иттек. Сынауларны да, хәсрәтләрне дә күп күрдем. Тормыш иптәшемне, улымны югалттым. Сабырлык белән гомер итәргә тырышам. Яшисем килеп яшим”, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев