Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Машина номерын укып булмаса – штраф

"Язгы-көзге чорда машина номерлары аеруча тиз пычрана. Чистартып та өлгерә алмыйсын. Моның өчен күпме штраф каралган икән?" Сорауга район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Румбик Гәрәев җавап бирә: - ЮХИДИ хезмәткәрләре мондый хокук бозу очракларын ачыклау буенча актив эш алып бара. Беренче чиратта, бу йөртүчеләре җинаять кылуда (шул исәптә терроризм юнәлешендә дә)...

"Язгы-көзге чорда машина номерлары аеруча тиз пычрана. Чистартып та өлгерә алмыйсын. Моның өчен күпме штраф каралган икән?"

Сорауга район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Румбик Гәрәев җавап бирә:

- ЮХИДИ хезмәткәрләре мондый хокук бозу очракларын ачыклау буенча актив эш алып бара. Беренче чиратта, бу йөртүчеләре җинаять кылуда (шул исәптә терроризм юнәлешендә дә) яки юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып киткән транспорт чараларын исәпкә алу кирәклеге белән бәйле. Дәүләт теркәве билгеләренең (машина номеры) укып булмый торган, стандарт булмаган яки дәүләт стандартлары таләпләрен бозып куелган транспорт чарасы белән идарә иткән өчен кисәтү яки 500 сум күләмендә административ штраф каралган. Кайбер транспортчылар белә торып пычрак номер белән йөриләр. Әгәр дәүләт теркәве билгесе техник көйләү турындагы закон таләпләренә туры килмәсә, караңгы вакытта 20 метр ераклыктан артка һәм алга куелган машина номерының бер хәрефе яки саны укылмаса, стандарт булмаган дип таныла. Дәүләт теркәве билгеләре булмаган яки машина номерын укырга комачаулаучы чара кулланган яки яшерергә омтылган идарә итүчегә җитди җәза бар. Бу очракта машина йөртүчегә 5 мең сумга кадәр штраф салу яки 1 айдан 3 айга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган. Әле бу атнада гына пычрак номер белән йөрүче бер транспортчы тоткарланды.

Язып алды - Гөлзада Гатауллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев