Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Машинадан чүп ыргытсаң, акчаң чыга

Машина тәрәзәсен төшереп, юлга чүп ыргытучыларны очратырга туры килә. Еш түгел, әмма андый кешеләр бар. Хәзер инде алар азрак булыр дип ышанасы килә. Чөнки июнь ахырында Дәүләт Думасы депутатлары машинадан чүп ыргыткан өчен штрафлар турындагы законны кабул итте.

Рөхсәт ителмәгән урыннарда, шул исәптән урманда, паркта, юл буйларында калдырылган чүп тә әлеге закон кысаларына эләгә. Әлегә кадәр мондый тәртипсезлек өчен административ җаваплылык каралмый иде. Хәзер, законга ярашлы, транспорттан чүп ыргыткан өчен гражданнарга – 10 меңнән 15 мең сумга кадәр, вазифа биләүчеләргә – 20 меңнән 30 мең сумга тиклем, юридик шәхесләргә 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр штраф карала.

Тәртип бозу кабатланса, суммалар ике тапкырга арта һәм 20 меңнән 100 мең сумга кадәр җитәчәк.

Әгәр тәртип бозуны автомат камера теркәгән булса, автомобиль хуҗасына 10 мең сум штраф салына.

Йөк машиналары, аларга тагылмалар, трактор һәм башка үзйөрешле машиналар ярдәмендә чүп түккән өчен гражданнарны – 40 меңнән 50 мең сумга кадәр, вазифа биләүчеләрне – 60 меңнән 80 мең сумга тиклем, юридик шәхесләрне 100 мең сумнан 120 мең сумга кадәр штраф көтә.

Мондый тәртип бозу кабатланган очракта штрафлар күләме янә арта һәм 60 меңнән 200 мең сумга кадәр билгеләнә.

Моннан тыш, вазифа биләүчеләрнең һәм юридик шәхесләрнең чүп түгелгән транспорт чараларын конфискацияләргә мөмкиннәр.

“Мондый чаралар нәтиҗәле булыр, ә тәртип бозучылар чүп ыргытыр алдыннан 10 тапкыр уйлар дип ышанабыз”, – дип язган бу уңайдан Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Руфина Шаһапова үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә.

Ул рөхсәт ителмәгән урыннарда автомобиль кулланмый чүп калдыручылар өчен дә җәза катгыйлана дип кисәтә. Моңа кадәр гражданнарга 1-2 мең сум штраф каралса, хәзер бу сумма 2-3 мең сум тәшкил итәчәк. Ә кабаттан тәртип бозучыларга 3-5 мең сум түләргә туры киләчәк.

Әйткәндәй, ил җитәкчесе Владимир Путин илдә тирә-як мохитне саклау һәм экология мәсьәләләрен хәл итү өчен 2021-2023 елларда триллион сум акча бүленәчәк, дигән иде.

Автор:Язгөл Сафина

Чыганак: https://omet-rb.com/articles/bilgele-bilgesez-d-nya/2022-07-14/mashinadan-ch-p-yrgytsa-akcha-chyga-2872869?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=35371039

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев