Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Матбугатчылар берләште

Республикада матбугат бастыручылар һәм аны таратучылар төзегән ассоциациягә 14 оешма керергә җыена. Араларында дәүләт һәм шәхси массакүләм мәгълүмат чаралары бар.

(23 декабрь, “Апастово-информ”).


 Кәгазьдәге мәгълүмат чараларын популярлаштыру максатыннан, оешкан ассоциация бу өлкәдә җыелган проблемаларны чишү өстендә эшләргә җыена. Татарстан матбугат продукциясен бастыручы һәм таратучылар ассоциациясенең башлыгы итеп, “Казанские ведомости” газетасының баш мөхәррире Венера Якупова билгеләнде. 
“Ул бу хәрәкәтнең инициаторы. Ул газеталар һәм башка матбугат чараларын халыкка җиткерү, бу максаттан киосклар да ачу өчен янып-көеп йөри”, - дип билгеләп үтте “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамиль Садыйков. 
Җыелышта катнашучылар кешеләрнең интернетка чумуларына карамастан, кәгазьдәге мәгълүмат чаралары укучыларда барыбер популяр булып калуын билгеләп үттеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев