Махачкаладагы фаҗиганең сәбәбе нәрсә булган?
Сәбәбе – заправка янәшәсендәге автосервиста янгын чыгу. “Нәкъ автосервиста янгын чыгу сәбәпле янәшәдәге заправкада торган резервуарлар детонацияләгән, нәтиҗәдә, коточкыч янгын башланган”, – диде фаҗига турында Дагстан Башлыгы Сергей Меликов.
“Нафта 24” автомобильләр заправкалау станциясендә шартлау нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 27 кешегә (шул исәптә ике бала) җиткән, бу хакта Дагстанның Һәлакәтләр медицинасы үзәгендә хәбәр итәләр.
Тикшерү бу очрак буенча җинаять эше кузгаткан. Саксызлык аркасында ике яки аннан да күбрәк кешенең үлеменә китерү турындагы мәддә буенча җинаять эше кузгатылган.
Соңгы мәгълүматлар буенча, фаҗигадә 75 кеше каза күргән, 13 машина янып беткән.
SHOT Telegram-каналының махсус хезмәтләрдәге үз чыганагы хәбәр итүенчә, автосервистагы янгынны күзәтергә ашыккан кешеләрне заправкадагы ике цистерна шартлагач, ут капкан ягулык дулкыны каплаган, шуңа күрә һәлак булучыларның һәм каза күрүчеләрнең саны бик күп.
Һәлак булганнарның гаиләләренә һәркайсына 1 миллион сум күләмендә матди ярдәм күрсәтеләчәк. Сәламәтлекләре авыр зыян күрүчеләргә – 400 мең сум, сәламәтлекләренә җиңел зыян күрүчеләргә 200 мең сум түләнәчәк. Хәзерге вакытта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре җимерекләрне тикшерүне һәм кешеләрне эзләүне дәвам итә, урында кинологлар эшли.
Автор:Резида Валитова
Чыганак: https://kiziltan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев