Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мазиково авылында ветераннар белән очрашу булды

Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан безнең Мазиково балалар бакчасында Ленинград блокадасын кичергән Сафина Сария апа һәм тыл ветераны, сугыш ветеранының тол хатыны 92 яшьлек Хөснетдинова Наҗия әби белән очрашу булды. Балалар, Сария апаның немец самолетлары шәһәрне бомбага тотканда, подвалда ничек качып ятуларын, үзләренең бер сынык ипигә тилмереп яшәүләрен бик зур...

Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан безнең Мазиково балалар бакчасында Ленинград блокадасын кичергән Сафина Сария апа һәм тыл ветераны, сугыш ветеранының тол хатыны 92 яшьлек Хөснетдинова Наҗия әби белән очрашу булды.

Балалар, Сария апаның немец самолетлары шәһәрне бомбага тотканда, подвалда ничек качып ятуларын, үзләренең бер сынык ипигә тилмереп яшәүләрен бик зур кызыксыну белән тыңладылар. Сария апаның балачагы белән үзләренең балачагын чагыштырып карадылар.

Ә Наҗия әби сугыш чорында авылдагы хезмәт, тормыш белән таныштырды. Наҗия әбигә дә ул чорда бик күп авырлыклар күрергә туры килә. Ул 18 яшеннән колхозда бригадир булып та хезмәт итә, төрле орден, медальләр белән бүләкләнә.

Балалар аларның медальләрен тотып-тотып карадылар һәм бүгенге тыныч тормыш күңелле балачакларының җиңел генә бирелмәгәнен аңларга тырыштылар. Бу очрашу бик зур тәрбия чарасы булды дип уйлыйбыз.

Очрашуга ветераннарыбыз бик шат булды, ә балалар аларга үзләренең өйрәнгән шигырь, җырларын бүләк иттеләр.

Дүртиле авылында озын-озак еллар яшәп ятучы ветераныбыз 92 яшьлек Наҗия әби Хуснутдинова балалар бакчасына очрашуга килде. Ул безгә үзенең яшьлек хатирәләрен искә төшереп сөйләп китте. Наҗия әби 1941 нче елда 17 яшендә кирпеч заводында эшләгән. 1946 нчы елда авылда бригадир эшен алып барган, шулай ук сөт җыючы, кибетче булып та эшләгән. Ул заманнарда барлык яшьләрне урман кисәргә, торф ташырга җибәргәннәр. Алар үгезләр җигеп колхоздан станциягә иген ташыганнар. "Сугыш беткәч, иң беренче медальләр безнең районга килде", - ди Наҗия апа.

Наҗия апа сугыштан яраланып кайткан бер аяксыз егеткә кияүгә чыга. Аларның тугыз балалары туа, биш балалары армия сафларында хезмәт иткән. Наҗия апа 60 яшендә тол кала. Хәзерге вакытта Наҗия апаның 4 баласы исән.

Безнең балалар сугыш ветеранынын тормыш юлы тарихын кызыксынып тыңладылар. Очрашуның икенче яртысында балалар Наҗия апага шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Наҗия апа да үз чиратында мөнәҗәтләр әйтеп безнең куңелләрне күрде.

Гөлгенә Хайруллина, Мазиково балалар бакчасы мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев