Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас муниципаль район Советының чираттагы утырышы узды

13 нче декабрьдә район башкарма комитетының утырышлар залында Апас муниципаль район Советының дүртенче чакырылыштагы чираттагы утырышында район бюджеты каралды.

(13 нче декабрь, Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”).


Көн кадагында төп мәсьәлә - 2022 елга һәм 2023-2024 елларның планлы чорына бюджет проекты һәм аны кабул итү турында чыгышлар яңгырады.
Соңыннан район башлыгы Айрат Җиһаншин киләчәктә башкарылачак эшләргә тукталды, максатлар билгеләде һәм Дәүләт бүләкләре тапшырды.
Районның ветераннар (пенсионерлар) Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Рәхмәт хатына ия булды.
Район Советының исәп-хисап бүлеге башлыгы Гүзәл Нургалиева Татарстан Республикасының Муниципаль берәмлекләр Советының Мактаулы грамотасы белән бүләкләнде.
Иске Йомралы авыл җирлеге башлыгы Рамил Моратов “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы региональ бүлегеннән Рәхмәт хаты алды.
“Апастово-информ” филиалының баш хисапчысы Гөлфизә Зәйнуллина, Территориаль сайлау комиссиясенең хисапчысы Эльмира Гайнетдинова, 910 нчы номерлы сайлау участогы рәисе Алсу Гыймранова Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең “Сайлауларны оештыруда күрсәткән хезмәтләре өчен” Мактау билгесе белән бүләкләнделәр.
927 нче сайлау участогы рәисе Эльвира Сибгатова, 879 нчы сайлау участогы рәисе урынбасары Ришат Әхмәтҗанов Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау грамотысына ия булдылар.
899 нчы сайлау участогы рәисе Роза Нуриева, 882 нче сайлау участогы рәисе Рөстәм Бикмөхәммәтов Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев