Мәдәният хезмәткәрләре бушлай битлекләр тараттылар
Райондашлар саклык чараларын бик теләп кабул иттеләр.
(2 ноябрь, “Апаство-информ”).
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре әле күптән түгел генә инстаграм битләрендә битлекләр ясау буенча мастер-класс тәкъдим иткәннәр иде. Алар битлекләр ясауның иң ансат юлын уйлап тапканнар. Бер тапкыр кулланыла торган салфетканы өчкә бүлеп, ике ягына резинка тегеп куйгач, менә дигән битлекләр килеп чыккан. Җиңел дә, акча да туздырасы юк.
“Бүген бу битлекләрне бушлай райондашларыбызга тараттык. Бик теләп, рәхмәтләр әйтеп алдылар”, - дип сөенеп хәбәр иттеләр мәдәният хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев