Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Мәдәниятебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне яклау - Конституциягә төзәтмәләрдә

- дип белдерде Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов Төп законга төзәтмәләр буенча тавыш биргәннән соң.

(1 июль, “Апастово-информ”).


Россия Конституциясенә кертелүче төзәтмәләрнең һәр блогы россиялеләрнең тормышларын яхшырту буенча яңа үрләргә юнәлгән. Гражданнарның социаль якланышын көчәйтү, дәүләт идарәсен камилләшттерү аларда мөһим урын алып тора. Бүген үзе дә тавыш бирүдә катнашкан Илдар Гыйльметдинов шундый фикер белдерде.

“Россиядә минималь хезмәт хакы яшәү минимумыннан да ким булмаска тиешлеге - мөһим норма. Төзәтмәләр гореф- гадәтләребезне, күпмилләтле халыклар мәдәниятен, шул исәптән, телләрен яклауны һәм саклауны гарантиялиләр”, - дип белдерде Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов.
Депутат билгеләп үткәнчә, Конституциядә күрсәтелгәннәрне тормышка ашыру өчен, федераль законнар һәм яңа хокукый норматив актлар кабул итәргә туры киләчәк.

“Төзәтмәләр кабул ителгән очракта, Конституциядәге нормаларны тормышка ашыруга юнәлгән 50гә якын федераль закон кабул итәргә әзер без. Бу Конституциягә кертелә торган төзәтмәләрнең буш сүз булып калмаячагын, ә конкрет эшләрдә тормышта чагылыш табачагын аңлата”, - диде депутат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев