Мең дә бер һөнәр иясе ул
Халыкта - "Әтисенә карап улын коч, әнисенә карап кызын коч" дигән мәкаль бар. Бүгенге язмам да улы өчен дә, кызы өчен дә үрнәк булган гаилә, бигрәк тә гаилә башлыгы Рифат абый Сабирҗанов турында булыр. Бар эшкә дә уңган, тырыш халкы белән данлыклы Иске Йомралы авылында алты балалы гаиләдә туып-үсә ул....
Халыкта - "Әтисенә карап улын коч, әнисенә карап кызын коч" дигән мәкаль бар. Бүгенге язмам да улы өчен дә, кызы өчен дә үрнәк булган гаилә, бигрәк тә гаилә башлыгы Рифат абый Сабирҗанов турында булыр.
Бар эшкә дә уңган, тырыш халкы белән данлыклы Иске Йомралы авылында алты балалы гаиләдә туып-үсә ул. Кечкенәдән үк йорт эшләренә булыша. Утын, печән әзерләү, ишегалдындагы малларны карау да аларга йөкләтелгән була. Күршеләре Фаяз абый белән башта дуңгыз көтүе, аннан сыерлар көтү эшен дә башкара. Сигезенче классны тәмамлагач, Монастырскийда тракторист һөнәрен үзләштереп кайта һәм өр-яңа тракторы белән колхоз басу-кырларын иңли. Яшь егет моның белән генә тукталмый, Тәтешкә йөреп машина йөртү таныклыгы да ала. 1975 елда аны армия сафларына алалар. Германиядә хезмәт итә. Сүз тыңлаучан, тырышлыгы, бар эшне дә җиренә җиткереп башкара белүче гади авыл баласын анда да күреп алалар, ике елга ике тапкыр ял алып туган авылына кайтып, әти-әнисен күреп тә китә ул. Армиядән соң туганнары чакыруы белән Себер якларына да китеп карый. Бәхетнең читтә түгел, ә менә туган җирдә намуслы хезмәт белән генә табылганын бик тиз аңлап ала. Шуннан башлап районда АТХ да шофер булып эшли башлый.
- Ул вакытта авылдада бер-ике йөк машинасы гына. Иртә белән мин йокыдан торганчы Апаска баручы авылдашлар җыелып куя иде инде. Кайтканда тагын шулай төялеп кайта идек. Бервакыт юл кырыенда чәчәк тотып басып торучы күрше авылы кызы Зәйтүнәне дә утыртып кайттым да, шуннан югалмадым да инде, - дип искә ала Рифат абый. Аннан "Сельхозэнерго", "Сөт заводында" эшли. Кызыл автобуста йөрүче Рифат абыйны белмәүче кеше гомумән булмагандыр. Менә шул меңдә бер һөнәр иясе булганы өчен "Татарстан сөте"нә 70 ел медале белән дә бүләкләнә. Бүгенге көндә Рифат абый унике авылдан укучыларны мәктәпкә йөртә. Иртәнге биштә чыгып китә, кичкә кадәр юлда. Һәрбер баланың исемен белеп, әти-әниләре, укытучылары белән аңлашып хезмәт итә. Зәйтүнә апа белән 36 ел иңне иңгә куеп, тормыш арбасын тарталар. Кызлары Римма белән уллары Илфат югары белем алып, тормыш корып, әти-әниләре үрнәгендә яшиләр һәм эшлиләр. Кияүләре Рамил, киленнәре Ләйсән дә әлеге гаиләне хөрмәт итәләр. Рифат абый белән Зәйтүнә апа һәр яңа көн туды исә оныклары Ринат, Рөстәм, Диләнең бәхетле гаиләдә үсүләренә, аларның уңышларына сөенеп яшиләр.
Гүзәл Хилавиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев