Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Мәхәббәт сорап килми (хикәя)

Сөмбел безнең тулай торак бүлмәсенә шактый соңлап килеп керде. Һөнәре дә безнекеннән бик нык аерыла. Без кич утырып хикәяләр, шигырьләр язсак, ул ак халатын юа, аны пөхтәләп, үтүкләп куя. Шулай итеп эшкә кичтән үк әзерләнә иде. Яңа бүлмәдәшебез - шәфкать туташы. Көне буе авырулар арасында аяк өсте йөреп, барысының да...

Сөмбел безнең тулай торак бүлмәсенә шактый соңлап килеп керде. Һөнәре дә безнекеннән бик нык аерыла. Без кич утырып хикәяләр, шигырьләр язсак, ул ак халатын юа, аны пөхтәләп, үтүкләп куя. Шулай итеп эшкә кичтән үк әзерләнә иде.

Яңа бүлмәдәшебез - шәфкать туташы. Көне буе авырулар арасында аяк өсте йөреп, барысының да зарын тыңлап, серләрен сыйдырып йөрсә дә, бүлмәгә арып түгел, ә канатланып, хезмәтеннән күңел күтәренкелеге алып кайта иде ул. Без аңа сокланып карый, аның эше турында сөйләгәннәрен йотлыгып тыңлый идек.

Нинди генә язмышлар юк. Төрле кешенең гаилә тормышы да төрлечә. Читтән караганда барысы да күренә икән. Без дә Сөмбелдән күп кенә гыйбрәтле тарихлар ишеттек. Ул аеруча да яратып, юл һәлакәтеннән соң операция ясатырга килгән Марат турында сөйли иде.

Марат инде хастаханәдә ике айлап ята икән. Әнисеннән кала якын туганнары булмаганлыктан, аның янына хәл белергә кеше сирәк килүенә борчыла ул. Әнисе дә ерак районнан гел-гел килеп йөри алмый. Шуңа да кайту белән берәр тәмле ризык әзерләргә тырыша Сөмбел. Ә иртән сөенә-сөенә, аны дүрт күз белән көтеп торучы дүртенче палатада ятучы егет янына ашыга. Тәмле ризыклары, елмаюы, кайгыртуы аша аны тизрәк терелтергә тели иде. Ә үзе терелеп өенә кайтып китүдән әзрәк сагаеп та кала. Егет бик ачылып, якын итеп сөйләшсә, Сөмбелнең эшкә килүен зарыгып көтеп алса да, үзе турында сөйләргә яратмый. Эчендә ниләр майтарыла аның? Кыз күпме белергә теләсә дә, ачыклый алмады. Ә инде дөреслек тышка калкып чыкканда, Сөмбел баш аягы белән гашыйк булган, киләчәген Марат белән бәйләргә әзер иде.

Беркөнне хастаханәгә 4-5 яшьләрдәге кызын иярткән ханым килеп керә. Ягымлы гына елмаеп, Маратның кайсы палатада ятуы белән кызыксына, өстән-өстән генә хәлләрен сорашып ала. Аларның сөйләшүләрен күреп тә, Сөмбел һич кенә дә Маратның гаиләле кеше булуын башына китерми. Чөнки аларның бер-берсенә булган мөнәсәбәтләрендә җылылык сизелми. Ләкин, бу дөрес хәбәр булып чыга. Марат өйләнгән. Аның хатыны, баласы бар. Башына сыйдыра алмаса да, Сөмбелнең килешүдән чарасы юк иде. Кичен машина белән чыгып китүен, кечкенә генә ызгышны сәбәп итеп, гаиләсе күпме вакыт аның янына килмәгән. Иң авыр минутларында алар Маратка терәк булмаган. Шулай да Марат өчен гаиләсе бик кадерле. Аларның килүеннән соң йөзләре яктырып, ачылып китә ул. Ә менә Сөмбел генә канаты сынган кош кебек, һаман үзенә урын таба алмыйча йөри. Әлегә Марат хастаханәдә ята. Ул чыгып киткәч нишләр Сөмбел. Онытырга үзендә көч таба алырмы. Аны уйларыннан арындырырга тырышып, без төрле-төрле кешеләр турында сорашабыз. Ә бер көнне яшьтәшебез безне гаҗәпләндереп: "Белмим кызлар, мин кияүгә чыгып башкарырмынмы икән, гаилә эчендә күпме сер ятуын, хыянәт яшеренүен күреп, бөтенләй ышанычымны югалтмасам ярар иде", - дип куйды.

Чыннан да хыянәтне сизеп, түзеп яшәүчеләр дә, берни белмичә тугрылыкка ышанып гомер итүчеләр дә бар икән бит. Марат янәшәсендәге урында ятучы ир янына хатыны Саҗидә белән сөяркәсенең чиратлап килеп йөрүен, берсеннән-берсе уздырып күчтәнәчләр ташуын Сөмбел исләре китеп сөйләде. Шул ук палатада ятучы өченче берәү исә яшь кызларны ничек кармакка төшерүен бик тәмләп сөйли. Тик авыруларның еш кабатлануын гына шушы гөнаһ җимеше дип аңлый белми икән.

Студент елларда кеше кайгысына, борчуларына, гаилә язмышларына бармак аша гына каралса да, хәзер еш кына уйланырга мәҗбүр буласың. Җавапсыз мәхәббәткә юлыгучы бер Сөмбел генә түгел бит, хыянәт ачысын татучы да бер Саҗидә генә түгел. Рәхәт тормышның артында күз яшьләре, әрнүләр яшеренүен күрүе бик авыр.

Сөмбел белән хәзер дә аралашып торабыз. Марат белән башка очрашканнары, хәтта сөйләшкәннәре дә юк икән. Насыйп яры аңа соңлап очрады. Бүген гаиләсенең хөрмәтен тоеп яши. Ләкин, ничәмә еллар узганнан соң да: "Мин Маратны оныттым инде", - дигән сүзне генә батырып әйтә алмый. Ул аны гомер буе юксынып, бер булса да очратуына өметләнеп яши.

Ләйлә Вәлиәхмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев