Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Җәмигъ” мәчетендә абыстайлар очрашты

Очрашу Шәгъбан аеның 15нче көне - Изге Бәраәт кичәсе уңаеннан оештырылды.

(17 март, “Апастово-информ”).


17 март Бәраәт - ягъни, кичерү кичәсе дип билгеләп үтелә. Бу уңайдан Апас “Җәмигъ” мәчетенә районыбыз абыстайлары очрашуга җыелды. Биредә район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, мәчетнең имам хатибы Фәргәт Мотыгуллин, Коръән укучы Раил Хәйруллин, мөслимәләр берлеге җитәкчесе Венера Сәгъдиева тирән эчтәлекле вәгазьләр сөйләделәр, Шәгъбан аеның фазыйләтләре турында аңлаттылар, изге Рамазан ае якынлашуын искә алдылар. Шулай ук гөнаһларыбызны ярлыкауны сорап, күңелләргә үтеп керерлек Коръән сурәләре дә укыдылар.
Апаста яшәүче Фирдәвес абыстай Камалова быел хаҗ кылырга барып кайткан. Аның саваплы сәяхәте, анда кылган изге гамәл-гыйбадәтләре турында сөйләгәннәрен дә килгән кунаклар кызыксынып тыңладылар, ул алып кайткан зәм-зәм суыннан авыз иттеләр.
Очрашу-сөйләшүләр мул сыйлы чәй табыннары артында дәвам итте.
Җыенда катнашучылар чараның бик мәгънәле булуын билгеләп үттеләр, мәчет абыстае Гөлсирә ханымга чиксез рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев