Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Милек салымын бүген үк түләп була

Ел саен гражданнар транспорт, җир һәм милек өчен салым түлиләр.

(27 июль, “Апастово-информ”).


Милек салымын түләү бурычы салым оешмасы җибәргән махсус белдерү кәгазен алганнан соң, мәҗбүригә әйләнә. Ә салым органы салым түләүчегә, түләү срогы җиткәнче 30 көн алдан, шул ук белдерү кәгазен җибәрергә тиеш.

Ләкин, хәзер, төрле сәбәпләр аркасында, кеше яшәгән урынында була алмаса, салымны аванс рәвешендә, алдан ук, бердәм салым түләве формасында түләргә мөмкин.

Реклама

Бердәм салым түләве, электрон кошелек рәвешендә, гражданин шунда ирекле рәвештә алдан ук, милек, җир, транспорт, НДФЛ салымнары өчен, күпмедер күләмдә акча салып куя ала.
Мондый очракта, салымнар түләү срогы җиткәч, салым оешмасы, үзе, кирәкле сумманы тиешле хисапка җибәрә ала.

Бердәм салым түләве гражданинга зур уңайлылыклар тудыра. Аны түләгәндә “Физик затларның салымнарын һәм иминият взносларын түләү сервисларыннан файдаланып була. Шәхси кабинет аша да эш йөртергә мөмкин. Монда аванс кошелекны тулыландыру обциясеннән файдаланып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев