Реклама
Җәмгыять
Милләт сакчысы
Тормыш юлында очрап, гомер дәвамында якты маяктай юлыңны яктырткан олы җанлы шәхесләр була. Гомер буе, сайлаган һөнәрен яратып, киләчәк буын дип җан атып, туган ягында намуслы хезмәт итеп яшәгән кешеләр – тормыш бизәге.
Шуларнның берсе – милләтебезнең йөзек кашы булган ветеран укытучыбыз Кәлимуллина Наилә Гәрәй кызы.
Әй бу гомер агышлары ... Кешене кай арада гомер көзләренә илтеп җиткерә. Татар халкының язмышы, үткәне һәм киләчәге, үзенең язмышы турында уйланып, гомер йомгакларын бер җыя, бер сүтә Наилә апа. Ә ядкярләр аңарда бихисап.
Аның гомер юлы тырыш хезмәт белән сугарылган. Ничәмә – ничә буынга, тир түгеп, белем һәм тәрбия биргән, җәмәгать эшләрен чын күңелен биреп, яратып башкарган, балаларга күңел җылысын, хезмәттәшләренә төпле киңәшләрен биргән, алдынгы карашлы, гыйлемле, районыбызның олпат шәхесләренең берсе ул. Аның балачагы һәм яшьлек еллары ямьле Зөя елгасы буйларына урнашкан Апас районының Болынбалыкчы авылында үтә. Әти-әнисе гади колхозчылар, әтисе – оста тимерче, әнисе күмәк хуҗалыкта төрле эшләрдә хезмәт куя. Наилә Гәрәй кызы 1942нче елның 1 февралендә, гаиләдә 7нче бала булып, дөньяга килә. Җидееллык мәктәпне үз авылында тәмамлый. 1959нчы елда, Апас урта мәктәбен тәмамлап, колхозда сыер савучы булып эшли. Туганнары барысы да укытучылар. Иң олы абыйсы Тәтеш педагогия техникумын тәмамлап, Дәүләки урта мәктәбендә укыта башлый. Тик аның гомере илебез азатлыгы өчен барган көрәшләрдә сугыш кырында өзелә. Апалары район мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбиятын укыталар. Алар үрнәгендә укытучы булу теләге уяна һәм Алабуга педагогия институтына укырга керә. 1965нче елда институтны тәмамлап, Дәвеш урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыта, директор урынбасары булып та эшли. 1967нче елдан Апас урта мәктәбендә 30 елдан артык укучыларга татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирә, методик совет җитәкчесе вазифасын башкара. Ул хезмәт һәм җәмәгать эшләре өчен бик күп Мактау грамоталары, РСФСРның мәгариф отличнигы исеме, “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнә. Һәркем белән уртак тел таба белүе, таләпчән, туры сүзле булуы белән коллективта тиз арада хөрмәт казана, укучылар мәхәббәтенә ия була.
Наилә Гәрәй кызы тормыш иптәше – 13 ел Рәсәй Пенсионерлар берлеге район оешмасы җитәкчесе вазифасын башкарган Фәрит Кәлимулла улы белән ике баһадирдай егет тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге көндә балалары тәрбиясендә бик бәхетле гомер кичерәләр.
Лаеклы ялга киткәч тә, мәктәбе, хезмәттәшләре, укыткан укучылары, аларның әти – әниләре белән тыгыз элемтәдә яшәвен дәвам итә Наилә ханым.
Апас урта мәктәбе коллективы,
татар теле һәм әдәбияты укытучылары
берләшмәсе исеменнән –
Рәзинә Ганиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев