Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Миләүшә Алиуллина: “Бөтен җаным-тәнем белән бала җанлы булгангамы, аларның барысы да минем өчен үземнекеләр”

"Сәләт" балалар иҗат үзәгендә бик уңышлы эшләп, Татарстанкүләм сәхнә бәйгеләрендә ел да призлы урыннар яулаучы "Мушкетерлар" балалар театрында нәни чагыннан яратып шөгыльләнүче яшь артистларын бик ярата режиссер апалары Миләүшә Алиуллина. Апаста, районда үтүче бик күп мәдәни чараларның да сценариен ул яза. Сәхнәдә дә үзен бик иркен тота, аһәңле итеп шигырләр...

"Сәләт" балалар иҗат үзәгендә бик уңышлы эшләп, Татарстанкүләм сәхнә бәйгеләрендә ел да призлы урыннар яулаучы "Мушкетерлар" балалар театрында нәни чагыннан яратып шөгыльләнүче яшь артистларын бик ярата режиссер апалары Миләүшә Алиуллина. Апаста, районда үтүче бик күп мәдәни чараларның да сценариен ул яза. Сәхнәдә дә үзен бик иркен тота, аһәңле итеп шигырләр укырга ярата хезмәт ветераны. Ул Алмаз, кызы Алсу, оныклары, гомумән, барлык гаиләсе өчен җан атып, тормышны яратып яши ул.
-Бөтен җаным-тәнем белән бала җанлы булгангамы, аларның барысы да минем өчен үземнекеләр инде,-ди Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре сәхнәдә беренче адымнарын ясаучы артистларын җылы кочагына алып. -Зур үсеп, тормышта үз сукмакларыннан атлаучы, гаилә корып үзләре дә балалар үстерүче кичәге шәкертләрем дә онытмый үземне. Барыгызны да Яңа ел белән, балалар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев